русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Рәсәй мөселманнары гомуми дини үзәгенең идеясе

Үзәкләштерү идеясе Рәсәй дәүләтендә туа. Анда дини конфессия өстенлек итә, ә этник мөселманнар бер системага берләштерелә һәм алар дәүләт төзелешендә зур роль уйныйлар. Безнең илебез мөселманнарының дини берлеге һәрвакыт булды, бар һәм булачак. Шулай ук ышаныч, югары руханилык һәм халыкчан гореф-гадәтләр саклана. Әмма безнең өчен эш күрсәтүче, җыелган проблемаларны һәм каршылыкларны хәл итә алучы үзәк кирәк. Алар дини сәбәпләр аркасында түгел, ә тормышта яңача яшәргә дәгъва итүче дини җитәкчеләр арасында төрле мәсьәләләрне хәл итүдә килеп туган каршылыкларны чишү дәвамында барлыкка килә. Берләшү кирәклеген Коръән аяте дә ассызыклап үтә: ”Аллаһка ышануыгызда бердәм булыгыз һәм аерылмагыз”. Әлеге фикер Диния нәзарәтенең төп девизы булып тора. Бездә исә, дини җәмгыятьтә бердәмлек булмау ситуацияләргә тискәре йогынты ясый, ил эчендә һәм чит ил җәмгыятьләрен ялгыш фикергә этәрә. Бу исә үз чиратында мөселманнарга зыян китерә һәм практикада ирешелгән уңышларны юкка чыгара.

      Тарихи һәм этнографик мөнәсәбәтләр фонында Рәсәйдә ике гаять зур йогынтылы этнографик мөселман төркемнәре барлыкка килә: берсендә - татарлар һәм башкортлар, ә икенчесендә - Төньяк Кавказ милләтләре. Күбесенчә, алар ике федераль округта тупланган – Идел буе һәм Төньяк Кавказ өлкәләрендә. Шуны да әйтеп узарга кирәк, татарлар һәм башкортлар Исламны Хәнәфи мәзхәбе буенча аңлаталар, ә Төняк Кавказ мөселманнары, күбесенчә, шафиитлар.

       Исламда христиан динендәге кебек институт юк. Шул сәбәпле хәтта СССР вакытында да 4 мөселман Диния нәзарәте, үзәра берләшеп, эш итә. Аларның икесе – Рәсәйнең үзендә. Әгәр дә баштарак Диния нәзарәтләре СССРның Европа өлешендә, Себердә һәм Төньяк Кавказда аерымланса, хәзер андый зур мөмкинлекләре булган оешмалар юк. Шул сәбәпле үзәкләштерү вакытында әлеге тарихи этник-конфессиаль үзенчәлекләрне истә тотарга кирәк.

Оештыру, максатлар һәм формалаштыру принциплары.

Югары мөселман Диния нәзарәтләрен оештыру Рәсәйдә бары тик алга куелган максатларны һәм чишәргә тиешле мәьсәләләрне яхшы күзаллаганда, координацион эшчәнлекне югары дәрәҗәдә башкарганда гына мөмкин.

       Диния нәзарәтен оештыру мәсьәләләрен Төньяк Кавказда дини җитәкчеләр хәл итә, ә бездә Рәсәйнең мөселман оешмаларын берләштерүдә проблемалар әле бар. Бу очракта Татарстан тәҗрибәсен дә кулланырга мөмкин. Монда 1998 нче елдан барлык мөселман оешмалары Татарстан Җөмһүриятенең Диния нәзарәтенә берләшкән.

        Бүгенге көндә федераль оешмалар белән килеп туган ике яклы хәлне игътибарсыз калдыру мөмкин түгел. Әлеге хәл Рәсәйнең һәм СНГ илләренең Тәлгать хәзрәт Тәҗетдин җитәкчелегендәге мөселман Диния нәзарәте һәм Равил хәзрәт Гәйнетдин җитәкчелегендәге Рәсәйнең мөфтиләр Советы белән бәйле. Илдәге мөселманнар арасында хакимлек итү мәсьәләләрен, массакүләм мәгълүмат чараларында барган кайнар бәхәсләрне аларның намусына тапшырыйк, гәрчә әлеге хәлләр дуслык һәм татулык мөнәсәбәтләрендә уңай роль уйнамасалар да.

       Тәлгать хәзрәтнең шәхесе аеруча каршылыклы. 80 нче еллар уртасында ул күп нәрсәләргә ирешә: югары дини белем, тәҗрибә, Советлар Союзында гына түгел, башка илләрдә дә күрсәтелгән хөрмәт. Әмма соңгы 15 елдагы үзгәрешләр вакытында ул таркалуга юл куйды, бердәмлеккә омтылмады. Моңа бер сәбәп итеп аның мораль яктан үзгәрүчәнлеген китерергә мөмекин. Нәкъ менә шушы сәбәп аркасында аннан яңа лидерлар йөз чөерделәр һәм мөстәкыйль рәвештә үзләренең мөселман Диния нәзарәтләрен төзеделәр. Гәрчә дәүләт структуралары аның шәхесенә басым ясасалар да, авторитет инде торгызуга бирелми, ә яңа мөселманнарның менталитеты бөтенләй башка.

        Шул сәбәпле реаль эш итүче, руханилар һәм дәүләт тарафыннан Рәсәйнең танылган югары мөселман оешмасын төзүгә битараф калып булмый. Берләштерүче Бөтенрәсәй Съездында федераль дәрәҗәдә, пропорциональ хакимият һәм делегация ярдәмендә, илнең югары җитәкчеләре катнашында гына үзәкләштерү һәм берләштерү мәсьәләсен хәл итеп була. Димәк, моның өчен дини лидерларның гына түгел, тулаем дәүләтнең дә кыюлыгы, тәвәкәллеге сорала.

Вђкалђтлђрне чиклђњ, аппаратныћ урнашуы, филиаллары

Рәсәйнећ административ тљзелешенђ охшатып, бердђм оешма эченђ кергђн тљрле дђрђќђдђге џђм ведомствога буйсына торган территориядђге дини оешмалар њзенђ бер вђкалђтлђргђ ия булырга тиеш. Ђгђр округлар системасы оештырылган икђн, алда ђйтеп киткђнчђ, Идел буе џђм Тљньяк Кавказ округлары зур ђџђмияткђ ия. Ђгђр дђ, мђсђлђн, Себердђ этник мљселманнар аз яши икђн џђм алар зур территориягђ сибелгђннђр , оешмалары да Татарстанга караганда азрак икђн, аларныћ мљџимлеген ничек расларга? Мђскђњдђ берничђ мљселман оешмасы џђм мђчет бар, 100 мећнђрчђ этник мљселманнар яши. Шућа књрђ ќаваплылык дђрђќђсен џђм вђкалђтлђрне чиклђгђндђ тљбђк њзенчђлеге исђпкђ алынырга тиеш.

          Бу тљбђклђрдђ яшђњче этник мљселманнар, мђчетлђр џђм дини уку йортлары санына бђйле.

          Ђлбђттђ, югары оешманыћ формалашу принциплары,Уставы џђм исеме, ќитђкчелек составын сайлау, Њзђк аппаратныћ урнашуы, бњлекчђлђре, филиаллары турында џђм башка техник мђсьђлђлђр алда ђйтеп киткђн Бљтенрәсәй Съездында чишелђ. Аныћ карарларына тљбђк џђм ќирле мљселман оешмалары буйсына. Аларныћ элекке уставлары РФ юстиция министрлыгына мљрђќђгать иткђннђн соћ ниндидер љлкђдђ кљчен югалткан булып санала. Боларга яћа федераль структурада яћадан теркђлергђ кирђк булачак.

Татарстандагы ситуация џђм ТҖ МДН роле

Килеп туган хђлдђ тљрле миллђтлђрнећ конфессияара мљнђсђбђтлђренећ ућышлы моделен булдырган Татарстанны љйрђнњ бњген актуальлђшђ бара. Тљптђн уйланылган социаль-сђяси чаралар џђм аныћ ќитђкчелеге белђн тыгыз элемтђдђ тору аркасында безнећ республикага књп тљбђклђрнећ ачы язмышын кабатламаска, њзгђртеп коруларныћ яхшы њрнђген књрсђтергђ мљмкин булды. Татарстан тђќрибђсе шуныћ белђн њзенчђлекле: монда этникара џђм конфессиаль конфликтлар юк. Шућа књрђ зарар сала торган хђллђр љчен ќирлек тђ тумый. Ђлбђттђ, бу процесста безнећ диния нђзарђте зур роль уйный. Ул мљселман ќђмгыятен республикада гына консолидациялђми, аныћ илебездђ џђм дљньяда танылуына шартлар тудыра.

         Бездђ халык – интернациональ, тигез хокуклы. Барлык конфессиялђрнећ аяка басарга, яћарыш кичерергђ мљмкинлеге зур. Алар арасында мљселман џђм православ –тљп конфессиялђр. Татарстан њткђннђр традициялђрен онытмый, республиканыћ џђм федерациянећ – консолидация, њзара мљнђсђбђтлђрне ике якка да файдалы итеп тљзњ принципларын тормышка ашыра. Бу ќђмгыятьнећ социаль-сђяси тотрыклылыгын тђэмин итђ. Татарстан ќитђкчелегенђ суверенитетта якты этник тљсмерлђр булдырмавы џђм гамђлдђ њзенећ њсеш моделен кулланырга тырышканы љчен тиешле бђя бирергђ кирђк. Моћа љстђп, шуны ђйтњ мљџим: башка халыклардан аермалы буларак,татарларныћ бабалары ирекле рђвештђ исламныћ ић толерант-рациональ мђзхђбен – хђнђфилекне кабул иткђннђр.

         Бөтен Рәсәйдә, Төньяк Кавказны исәпләмәгәндә, Татарстан кебек компактлы төбәк юк. Монда меңнән артык мөселман дини оешмалары тупланган. Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының Диния Нәзарәте җирлегендә реаль рәвештә берничә йөз мәчет, төбәктәге казыйлыклар һәм 45 районнардагы мөхтәсибәтләр эшләп килә. Югары һәм урта белем бирүче мәдрәсәләр системасы булдырылган, Казанда Рәсәй Ислам университеты эшләп ачылган һәм уңышлы гына эшли. Болар барысы да 1998 нче елда илнең барлык дини мөселман лидерлары катнашында булып узган Берләштерүче Съезд ярдәмендә мөмкин булды. Әлеге съезд барышында таркалыш бетерелде һәм бердәм Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының Диния Нәзарәте барлыкка килде. Тиздән без моңа юридик таяныч алдык – Татарстан Җөмһүриятенең “Намус иреге һәм дини оешмалар турында” закон кабул ителде. Әлеге законда мөселманнарның бердәм дини оешмаларының хокуклары билгеләнгән. Безнең руханилар хәзер этник конфессиаль мөнәсәбәтләрне ныгытырга тиеш.

Руханиларның дәүләт хакимияте белән мөнәсәбәте

Илнең мөселман берлегендә туган реаль хәлләрне тәнкыйтҗ күзлегеннән карасаң, дәүләти һәм дини хакимиятнең ачык стратегиясе булмау күзгә ташлана. Әлеге халәткә конфессия эчендә һәм югары даирәдә соңгы 15 ел вакыт эчендә булып узган мөһим үзгәрешләр китереп тудырган күп төрле сәбәпләр тәэсир итте. Үзгәртеп кору барышында дәүләтләр төзелде, иске карашлар системасы җимерелде, әмма әлегә лаеклы алмаш юк һәм шул сәбәиле рухи бушлык пәйда булды. Болар барысы да гаять күпкырлы мөселман берлегендә чагылыш таптылар. Төгәл милли һәм дини сәясәт үткәрелмәү сәбәпле конфликтлы төбәкләрдә каршылыклар туа башлады. Алар исә үз чиратында локаль граңданнар сугышына китерде.

         Илдәге дин әһелләре һәм мөселман лидерлары бу хәлгә бик борчылалар. Үз ягыбыздан, без дә мондый территориаль-сугыш бәхәсләренә чик куярга тырыштык. Ләкин эчке һәм тышкы сәяси сәбәпләр, хөкүмәт һәм аерым дәүләт әһелләре ягыннан уйланмаган алымнары аркасында, тавышыбызны күп вакытта ишетүче булмады, ә барысын уйлап эшләп якын килү киршк дип табылмады.

         Үзгәртеп коруның башында төп игътибар рухи-әхлакый яңарышка, оешмалар оештыруга, мәчетләр төзүгә, мөселман урта һәм югары уку өортлары ачуга юнәлтелде. Аннан соң ирешелгәннәрне ныгыту чоры килде. Күбрәк игътибар матди якны яхшыртуга, иң мөһиме, югары дәрәҗәдәге кадрларны әзерләү һәм маасакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләүгә бирелде.

         Хәзер интеграция һәм консолидация - бер фикердә булу һәм килешү вакыты җитте. Бу нәтиҗәләргә башкача карарга этәрә. Алдагы чорлар тәҗрибәсеннән күренгәнчә, ул яңа, югары һәм бик төпле якын килүне таләп итә, дәүләт ярдәмен дә сорый.

        Безнең уйлавыбызча, дәүләт һәм дин әһелләре ягыннан берләштерелгән көчләрнең гамәлгә ашырылуы мөһим. Чөнки бөтен ил яңа тормышны кабул итәргә һәм киләчәккә ашкынып барырга әзер.

 

©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.