русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Ислам һәм башка диннәр

(Госман хәзрәт Исхакый белән әңгәмә)

Корреспондент: Ислам диненең 21 нче гасырда тагын да күтәрелеп китәчәген әйтәләр. Әлбәттә, бу күтәрелеш кайбер башка дин тотучыларны бик борчый. Шунлыктан төрле зыяннар, начар эчтәлекле белдерүләр арта бара. Алга таба Сез Ислам һәм башка диннәр арасындагы мөнәсәбәтне ничек күз алдына китерәсез?

Госман Исхакый: Минемчә, 21 нче гасырда Ислам үсәчәк дигән сүзләр мөселман авызыннан чыкмаган, бу сүзләр бәлки, киресенчә, Ислам диненә каршы көрәшкән кешеләр тарафыннан әйтелгән дип уйлыйм. Исламның күтәрелүе яки кутәрелмәве бер Аллаһы Тәгаләнең кулында. Дөрес, без, имамнар, мөфтиләр, моңа сәбәпче булырга, динне таратырга тиешбез. Өстебездәге булган кырык фарызның берсе, ул да булса, бәндәләрне хаклыкка чакыру, аларны бозык гамәлләрдән тыю. Шуның белән генә динне алга алып барып була. Әмма ләкин алдан ук, гасыр башланганчы ук, 21 нче гасыр Ислам дине гасыры була икән, мөселманнар өстенрәк була икән, башка диннәр икенче, өченче урынга кала икән дип әйтү, бу (әле тумаган баланы буып үтерү шикелле була. Дошманнарны котыртырга кирәкми, башка диндәгеләргә караганда үзеңне өстен куеп, арада булмаган низагны тудырырга кирәкми. Исламда, башка диннәрдәге кебек үк, халыкны милләт буенча аеру юк. Ягъни башка милләттәге бер бәндә иман китерде икән, ул мөселман була. Ә шул ук Аллаһка иман китермәгән татар кешесе мөселман була алмыйча, татар гына булып калырга мөмкин.

            Безнең Татарстанда диннәр арасындагы булган мөнәсәбәтләргә килгәндә, без, татар халкы, инде ничә гасырлар дәвамында башка милләттәге, башка диндәге кешеләр белән аралашып яшибез һәм, Аллаһка шөкер, арабызда әлеге куркыныч низагларның булганы юк. Ә инде ниндидер вак-төяк тавышлар, ниндидер ризасызлыклар чыга икән, алар безнең мәдәниятебезнең түбәнлегеннән килә. Пәйгамбәребез (с.г.вәс.) янына хәтта туганнары килеп: “Без сине шушы диннән чыгара алмадык инде, безнең потларыбызга буйсынмадың, табынмадың. Әйдә, булмаса, бер атна синең Аллаһыңа гыйбадәт кылабыз, бер атна безнең потларга табынабыз”,— дин әйткәч, Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребезгә (с.г.вәс.) Коръән аятен иңдерде. “Йә, пәйгамбәр, әйт кәферләргә: “Мин сез табынган нәрсәләргә гыйбадәт кылмамын, сез дә мин гыйбадәт кылган Аллаһка гыйбадәт кылучы түгел, сезгә үзегезнең динегез, миңа үз динем”. Без дә шулай ук башка (милләттәге кешеләргә карамастан, үзебезнең татарларны, “мөселман мин” дип йөрүчеләрне дингә чакырсак, нәтиҗәсе, файдасы күбрәк булыр иде. Яңа гасырга килгәндә, бөтенесе Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгаләнең кулында. Аллаһ Коръән-Кәримдә әйтте: “Без, Аллаһы Тәгалә, әйтәбез (Аллаһ үзен олылап әйтә) Коръән-Кәримне иңдердек һәм Кыямәт көненә кадәр аны Үзебез саклаячакбыз”. Ягъни Исламның төшүе яки күтәрелүе бер Аның кулында, без сәбәпче генә булырга тиеш. Һәрбер гаилә башлыгы үзенең балаларына, һәрбер (мәхәллә имамы үзенең кул астындагы мөселманнарга, һәрбер җөмһүрият мөфтие үзенең имамнарына дөрес тәрбия биреп, дөрес итеп житәкләп алып барса, нинди генә гасырда булса да, иншә Аллаһ, алга барулар булыр. Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә дин — Исламыбызга киләчәктә хәерле риваҗлар бирсә иде дип сорыйк.

К.: Бүгенге көндәге Ислам дөньясында бара торган вакыйгалар белән танышып барасызмы? Ниләр борчый? Кичекмәстән нинди проблемаларын чишәргә кирәк? Гомумән, хәзерге Ислам дөньясына бәягез?

Г.И.:— Әлбәттә, Ислам дөньясында булган вакыйгалар белән танышып барабыз. Танышу гына да түгел, хәтта кайбер мәмләкәтләргә барып, үзебез аларны күреп, аралашып та кайтабыз.

             Көннән-көн Ислам белән кызыксыну, Ислам белән танышу, аңа омтылу, Ислам диненә керүчеләр саны да артып бара, Аллага шөкер. Бәлки шуның сәбәпле “21 нче гасыр — Ислам дине гасыры булыр”, — дип сүз чыгаралардыр. Пәйгамбәребезгә (с. г. вәс.) пәйгамбәрлек килгәч, аның сүзенә иярүчеләр бик аз иде, алары да зәгыйфьләр, гарип-горабалар, сабыйлар, мескеннәр, фәкыйрьләр һәм ятимнәр иде. Пәйгамбәребез (с.г.вәс.) әзрәк кимсенгән, гарьләнгән иде, ләкин Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә: “Борчылма”,— диде. Пәйгамбәребез (с.г.вәс.) хәтта үзенең туган шәһәреннән Мәккә-и-Мөкәррәмәдән куылды, Мәдинә-и-Мөнәүвәрәгә китергә, һиҗрәт кылырга мәҗбүр булды, гарьләнде, хурланды. Ләкин Мәккәнең ачылуын, аны кабул итүен Пәйгамбәребез (с.г.вәс.) озак вакытлар көтте, Аллаһы Тәгалә аңа сөенечен бирде: “Бер дә борчылма, бер дә кайгырма, бервакыт фатх (ачылу) булыр, Мәккә синең өчен ачылыр, күрерсең, син, бәндәләр дингә грух, грух булып керерләр (ягъни бер-ике кеше генә түгел, ә шәһәрләп-шәһәрләп, мәмләкәтләп-мәмләкәтләп)”. Бу сүзләр хак булды. Бик күп мәмләкәтләрдә яшәүчеләр пәйгамбәребезнең (с.г.вәс.) хаклыкка чакыруын ишетеп, сугышсыз Ислам диненә килделәр. Бүгенге көндә дә төрле диннәрдә булган, төрле секталарга кергән кешеләр ахыр чиктә Ислам динен хак дин дип таныйлар һәм Исламга күчәләр.

            Ислам дөньясындагы проблемаларга күчкәндә, аерым бер зур проблемага тукталыр идем. Ул Ислам дине исемен, Коръән-Кәримне калкан кылып динебезне пычратучы кешеләргә кагыла. Аларның күбесе “без хак Исламда” дип йөриләр, бәлки биш вакыт намаз да укыйлардыр, ләкин Аллаһы Тәгалә иң беренче фарыз, ваҗиб иткән гамәлләрне алмыйча, пәйгамбәребез (с.г.вәс.) сөннәт итеп калдырганнарны алмыйча, “без җиһадка барабыз”, диләр. Яңа күтәрелеп килүче Исламга тап төшереп бетерергә теләүчеләр бар. Иң беренче чиратта фарыз, моның соңында ваҗиб, аннан соң сөннәтләр килә. Ә кайбер кешеләр фарызларны да белмичә “җиһад”, ягъни Ислам өчен көрәшү, “Шәһит булу” дигән сүзләрне генә аерып алалар. Ләкин алар “жиһад” дигән сүзнең төп мәгънәсен белмиләр. Иң зур җиһад — ул нәфесең белән, ягъни шәйтан белән көрәш. Ике кабырга арасында утыручы шәйтаннан без өстен була алсак, нәфесебезне тыя алсак, гыйлем өстәсәк, хикмәт өстәсәк, ихласлы булсак, Аллаһы Тәгалә безгә көтелмәгән көчләр бирер. Иң зур көч — ул шәйтан белән көрәшү. Ә инде җиһадның төп мәгънәсен белмичә, нәфес белән көрәшмичә, каяндыр алдыңа дошманнар эзләп табып, алар белән сугышып йөреп, дингә зарар китереп, милләт белән милләтне көрәштерү, сугыштыру — бу җиһад түгел, ә бер саташудыр. Һәм шуның аркасында без бүгенге көндә авырлыклар кичерәбез. Исламны, мөселманнарны ниндидер бер кара, күңелсез кыяфәттә күрсәтү, сакал үстереп, хакыйкый мөселман булырга теләүчеләрне бөтенесен бер үлчәү белән үлчәү, Исламга тап төшерүләр дәвам итә. “Ислам” дигән сүз “сәлам” сүзеннән алынган. Ә “сәлам” — “тынычлык”, “иминлек” дигәнне аңлата. Пәйгамбәребез (с.г.вәс.) үзенең мөбарәк бер хәдисендә: “Мөселман ул шундый зат, башка мөселманнар, башка кешеләр аның теленнән дә, кулыннан да сәламәт булырлар (зыян күрмәсләр)”.

           Бүгенге көндә мөселман белән мөселманны сугыштыралар, мөселман җөмһүриятләренә тынычсызлык кертмәкче булалар, бу бик зур куркыныч. Моның белән ничек көрәшергә дигән сорауга бер генә җавап: сабырлык белән, хикмәт белән, гыйлем һәм гамәл белән. Без боларны булдырсак кына, үзебезнең кылган гамәлләребез белән башка диндә, башка милләттә булган кешеләргә Исламның нинди дөрес һәм сабыр дин икәнен күрсәтә алырбыз. Шушы проблемадан котылсак, иншә Аллаһ, башкалары безнең өчен җиңел булыр.

К.: Татарстанда дини тынычлыкны ничек сакларга?

Г.И.: Тынычлыкны саклар өчен динебезне куәтләргә кирәк. Минемчә, безгә ике төрле нәрсә җитми, ул да булса гыйлем һәм ихлас. Дөрес, гыйлем белән гамәл бергә булырга тиеш, ләкин аларга ихласны да өстәргә кирәк. Гыйлем янында ихлас булса, бер кеше дә, беркайчан да: “Менә минем хакымны алдылар, минем урынымны алдылар”,— дип уйламас иде. Галим кеше тәкъдиргә иман китерә һәм Аллаһы Тәгалә аңа шулай тәкъдир иткәнгә шөкрана кыла. Башка кешенең урынына, малына, дәрәҗәсенә кызыкмыйча, үзе Аллаһның хикмәте белән олы дәрәжәләргә омтыла. Бүгенге көндә ике мөселман арасында кемдер низаг, ыгы-зыгы, фетнә, тәшвиш кертергә тырыша икән, бу гыйлемсезлектән яки ихлассызлыктан булыр.

              Безнең Татарстаныбыздагы мөселманнарның төп милләтләре бер — татарлар, аларның мәзһәбләре дә бер, ул — Имам Әгъзам мәзһәбе. Чечня яки Дагыстан халыкларын алсак, аларда милләтләр бик күп, ул милләтләр бер диндә булсалар да, үзләренең милли гореф-гадәтләрен алга чыгару сәбәпле, алар арасында бик күп низаглар туа.

             Бездә мондый күренешләргә нигез юк. Шигыйлар бар, сөнниләр бар. Без барыбыз да бер агымда, без — сөнниләр. Бөтен нәрсәбез уртак, ыгы-зыгыга керергә сәбәпләр юк.

               Шулай ук безгә ата-бабаларыбызның табигатендә булган сабырлыкны, күркәм холыкны, ихтирамны, күркәм мөгамәләне арттырырга кирәк. Боларны күпме күтәрсәк, шул хәтле мәдәниятебез да артыр, дип уйлыйм. Аллаһ сакласын, безнең тынычлыгыбызны бетерергә тырышучы көчләр дә бар. Исламнан, аның хаклыгыннан, Татарстандагы дин әһелләренең бердәмлегеннән куркып, безгә тынычсызлык кертергә омтылучылар да булыр. Шуңа да карамастан, без бердәм калырга тиеш, дин әһелләре бигрәк тә. Күбрәк халыкка күренеп, җыелышларда очрашканда үзебезнең бердәмлегебезне күрсәтеп торырга тиешбез.


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.