русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Мәгълүмат

Татарстанда тагын ике мәчет сафка басты

23.12.2008

Үткән атнада Татарстанның ике районында тантаналы рәвештә ике яңа мәчет ачылды. Бу хакта ТР ДН матбугат үзәгенә назәрәтнең Аппарат җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин хәбәр итте.

Беренче мәчет 19 декабрьдә Мамадыш районының Кече Кирмән авылында сафка баскан. Биредә 150 мөселман гыйбадәт кыла ала. Аллаһ йортын ачу тантанасында дин әһелләреннән тыш,  Мамадыш муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да катнашты.  Мәчеткә имам-хатыйб итеп Хамис хәзрәт Мөбәрәкшин сайланган.

20 декабрьдә исә Сарман бистәсендә  тәүге азан  яңа гыйбадәтханә манарасыннан яңгырады. Әлеге мәчет 400 мөселманны берьюлы кабул итә ала. Шунысы әһәмиятле, мондый  гүзәл гыйбадәтханәләр меценатлар акчасына төзелә.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.