русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Мәгълүмат

Минтимер Шђймиев республика мљселманнарын Корбан бђйрђме белђн котлады

08.12.2008

 Татарстан Президенты Минтимер Шђймиев Корбан бђйрђме ућаеннан котлау сњзе белђн мљрђќђгать итте.

Хөрмәтле Татарстан мөселманнары!
Сезне ихлас к
үңелдән изге Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм!
Корбан б
әйрәме – ислам дөньясында иң олы, күңелләргә иң якын бәйрәмнәрнең берсе. Ул мөселманнарның тынычлык, дуслык, игелек кебек югары идеаллар тарафдарлары булуын раслап тора. Иманлы кеше өчен иң мөһим, Ходай каршында иң сөекле гамәл – игелек кылу. Коръән Кәримдә дә: «Кешеләргә карата рәхим-шәфкать күрсәтсәгез, үзегез дә Аллаһ Тәгаләдән мәрхәмәт күрерсез», – диелгән.
Без республикабыздагы милл
әтләр һәм гражданнар, төрле диннәр һәм төрле халыклар арасындагы татулык, хезмәттәшлек, бердәмлек белән горурланабыз. Киләчәктә дә әлеге тиңсез казанышыбызның кадерен белеп, әҗерен күреп яшәргә насыйп булсын. Татарстан мөселманнары ислам диненең иң күркәм традицияләрен саклауда һәм ныгытуда, дин гыйлемен үстерүдә зур көч куялар. Шул ук вакытта, башка дин вәкилләре белән бергәләп, рухи-әхлакый мирасыбызны баетуда, социаль әһәмияткә ия программаларны гамәлгә ашыруда, яшь буынны тәрбияләүдә дә актив катнашалар. Мондый нәтиҗәле эшчәнлек җәмгыятебезнең әхлакый яңарышына ярдәм итәр дип ышанам.
Изге Корбан б
әйрәме һәрберебез күңеленә иман нуры өстәсен, һәр гаиләгә иминлек, мәхәббәт, мәрхәмәт һәм бәрәкәт китерсен.
Барчабызга да с
әламәтлек, бәхет һәм муллык телим!


Татарстан Республикасы
Президенты М.Ш.Ш
әймиев


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.