русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Мәгълүмат

Татарстан банкы беренче мөселман белешмә хезмәтен финанслый

10.11.2008

“Татфондбанк”ның директорлар Советы Казанның “Әниләр” мәчетенә ай саен финанс ярдәме күрсәтү турында карар кабул итте. Банк мәчеткә акчалата ярдәм күрсәтүне инде узган елның гыйнварында ук башлаган иде һәм мондый изге гамәлне “Татфондбанк” 2009 елда да дәвам итәргә ниятли. “Татфондбанк” ААҖ ның рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, финанслар шушы мәчеттә старт бирелгән Россиядәге беренче Мөселман белешмә хезмәте эшчәнлеген тәэмин итүгә юнәлдерелә.

Белешмә хезмәте моннан ике ел элек эшли башлаган иде һәм анда мөселман дини йолаларын башкару һәм Ислам кануннарына, никах, мирас хокукларына бәйле барлык сорауларга да җавап табарга мөмкин. Хезмәтнең җитәкчесе – ТР Баш казые киңәшчесе, “Әниләр” мәчете имамы, безнең портал белгечләренең берсе Шәүкәт хәзрәт Әбүбәкеров.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.