русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Мәгълүмат

12-13 ноябрьдә Казанда мөселман массакүләм мәгълүмат чаралары фестивале узачак

27.10.2008

Мөселман журналистларының Икенче бәйгесе

                                     нигезләмәсе

 

Конкурсны гамәлгә куючы:

 

Ислам мәдәнияты, фән һәм мәгарифен яклау фонды ярдәме белән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте

 

Мәгълүмати партнер:

 

Татарстан Республикасының “Татмедиа” гаммәви коммуникацияләр агентлыгы

 

Гомуми нигезләмәләр:

 

 

1.     Мөселман ММЧ ның Икенче фестивален үткәрүнең максаты – Россиядә мөселман журналистикасының профессиональ үсешенә ярдәм итү, тәҗрибә алмашу, талантлы каләм осталарын, ММЧ-ын  табу һәм аларның хезмәтләрен тиешенчә бәяләү, шулай ук мөселман ММЧ-ын популярлаштыру;

2.     Конкурска 2007 елның ноябреннән бүгенге көнгә кадәр көндәлек вакытлы матбугатта, телерадиоэфирда, Интернет-чараларда татар һәм рус телләрендә дөнья күргән журналист материаллары, аерым китаплар тәкъдим ителә. Конкурста катнашырга теләк белдергән заявка, номинациясен күрсәтеп, гадәти формада языла. Бәйгедә катнашучы редакцияләр, коллективлар үзләренең иҗат эшләре белән берлектә, конкурсант турында кыскача мәгълүмат та бирергә тиешләр (Фамилия, исеме, әтисенең исеме, ММЧ-дагы эш стажы, белеме).

 

Иҗади эшләр (басма текстлар, аудио-видеокассеталар, аларның текстлары да шәрехләнергә тиеш,  һәм китапларны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат үзәгенә тапшырырга. Адресы: Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6/27

 

3.     Журналистлар конкурсына нәтиҗәне, гамәлгә куючы раслаган комиссия чыгара.

4.     Журналист премияләре буенча комиссия конкурска китерелгән

 материалларны 2008 елның 10 нчы ноябреннән дә соңга калмыйча карап, номинацияләр буенча җиңүчеләрне билгеләргә тиеш.

 

5.     Конкурста җиңгән журналистларның  исемнәре тантаналы рәвештә 13 ноябрьдә игълан ителә ( урыны һәм вакыты өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк).

6.     Конкурсны гамәлгә куючылар ел нәтиҗәсе буенча журналистларны һәм ММЧ-ын махсус премияләр белән бүләкләү хокукын үзендә калдыра.

7.     Конкурста җиңүчеләргә Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырыла.

 

 

    Конкурс номинацияләре:

  1. “Мљселман журналистикасын њстерњгђ керткђн љлеше љчен – 1 приз
  2. “Мљселманнар турындагы ић яхшы телевизион сюжет”(татар һәм рус телләрендә) – 2 приз
  3. “Ић яхшы мљселман интернет мђгълњмат чарасы” – 1 приз
  4. “Мљселманнар турындагы ић яхшы радиотапшыру lang=TT style="FONT-FAMILY: Verdana; mso-ansi-language: TT">”- 1 приз
  5. “Дини булмаган мђгълњмат чараларында Татарстанныћ рухи тормышына багышланган ић яхшы мђкалђ” – 2 приз (татар һәм рус телле басмалар өчен)
  6. “Дини мђгълњмат чараларында Татарстанныћ рухи тормышына багышланган ић яхшы мђкалђ” – 2 приз (татар һәм рус телле басмалар өчен)
  7. “Татарстанда ић яхшы мљселман гаммђви мђгълњмат чарасы”- 1 приз
  8. “Дини булмаган басмаларда Исламга багышланган кушымта”
  9. “Бђйгене оештыручыларныћ махсус бњлђге”.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт:
tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.