русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Реклама

Мәгълүмат

Гарәп галимнәре татар тарихы турында сөйләячәк

21.10.2008

23 – 25 октябрь көннәрендә Казанның “Ривьера” отелендә “Татар галмнәренең ислам цивилизациясе үсешенә керткән өлеше” темасы буенча Халыкара фәнни  конференция уздырыла. Анда күп кенә мөселман илләре, аерым алганда, Бәхрәм, Иордания, Мисыр, Марокко, Катар, Согуд Гәрабстаны Корольлегеннән, шулай ук Россия Федерациясеннән кунаклар  катнашачак. Барлыгы 35 чыгыш ясаучы булыр дип көтелә.

Чараны оештыручылар- мәгариф, фән һәм мәдәният буенча Ислам оешмасы, Бәхрәмдәге Король университеты, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте.

Мондый чара Россиядә беренче тапкыр уздырыла. Аның үзенчәлеге шунда ки, унлап мөселман галиме татар галимнәренең ислам цивилизациясенең күпгасырлык тарихына керткән өлешенә бәя бирәчәк.

Шунысы мөһим, гарәп һәм төрек архивларында татар галимнәренең күпсанлы китаплары сакланып калган һәм соңгы вакытта мөселман дөньясында татарлар мәнфәгате белән кызыксыну күзәтелә.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.