русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Мәгълүмат

21.10.2008

“Сөләйман” мәчете каршындагы укыту-реабилитацияләү үзәгенә компьютерлар тапшырылачак

23 октябрьдә Казанның “Сөләйман” мәчете каршындагы укыту-реабилитация үзәгендә шөгыльләнүче күрмәүче мөселманнарга 6 комплект компьютер тапшыру тантанасы була.

Изге Рамазан ае дәвамында Россиянең “Санта-Бремор” компаниясе “Бәхетле” супермаркеты белән берлектә хәйрия акциясе үткәрде. Продукция сатудан алынган процентларны әлеге чараны оештыручылар укыту-реабилитация үзәгенә оргтехника алырга юнәлтергә булганнар.

Мәчетнең имам-хатибы Сөләйман хәзрәт Баязитов хәбәр иткәнчә, заманча оргтехника тапшыру чарасында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхаков, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы дин эшләре буенча идарә башлыгы Ренат Вәлиуллин һәм башкала мэриясе вәкилләре катнашачак.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.