русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Мәгълүмат

30.09.2008

М.Шәймиев: “ТР мөселманнары киләчәктә дә толерантлыкның лаеклы үрнәге булыр, дип ышанам”

Хөрмәтле Татарстан мөселманнары!

Сезне чын й
өрәктән Ураза бәйрәме белән котлыйм!
Бу б
әйрәмнең нигезендә игелек, шәфкатьлелек, якыннарың турында кайгыртучанлык кебек гомумкешелек кыйммәтләре ята. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) хәдисендәге үлемсез сүзләр аның бөтен тирәнлеген ачып сала: «Һәр игелекле гамәл – сәдака ул». Исламның һәм башка төп дөньяви диннәрнең асылын тәшкил итүче бу какшамас хакыйкать бүген аеруча әһәмияткә ия. Чөнки нинди дингә табынуына һәм кайсы милләттән булуына карамастан, кешегә мәхәббәт, төрле халык вәкилләре мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен хөрмәт итү генә тынычлык һәм иминлек гарантияли ала.
Татарстан милли
үзенчәлекләребезне саклауга этәргеч бирүче, республиканың гомумроссия һәм бөтен дөньяга тагын да тыгыз интеграцияләнүенә китерүче уникаль дини традицияләргә ия.
Татарстан м
өселманнары киләчәктә дә толерантлыкның һәм тәкъвалыкның лаеклы үрнәге булыр, этноконфессиональ аралашуны һәм туган республикабызны үстерүгә зур өлеш кертер, дип ышанам.
Х
өрмәтле татарстанлылар! Ураза бәйрәме һәркемгә көч-куәт, илһам өстәсен, игелекле эшләргә һәм гамәлләргә әйдәсен, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык һәм якты өметләр алып килсен!
Ихлас к
үңелдән тынычлык, исәнлек-саулык һәм муллык телим!

Татарстан Республикасы Президенты М.Ш
әймиев.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.