русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Мәгълүмат

26.09.2008

Татарстан мљфтие Госман хђзрђт Исхакыйныћ Ураза-бђйрђме ућаеннан котлавы

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!

Газиз дин кардәшләрем, милләттәшләрем, ватандашларым!

Әс-сәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтуһ!

Мин њземнећ исемемнђн, Татарстан Диния Нәзарәтенә табийгъ булган 1300 артык мәхәллә исеменнән,  мөкатдәс Рамазан ае тәмамланып Гыйдел-Фитыр – Ураза бәйрәме җитње белән барчагызны тәбрик итәм!

Әлхәмдү лилләһи раббил-галәмин,  мөбарәк булган Рамазан айлары да үтеп китте. Ай буена ураза тоттык, иртәнге фазыйләтле сәгатьләрдә сәхәр ашадык, мул табыннарда ифтар кылдык, бер-беребезгә мәрхәмәтле булдык. Изге Рамазан ае барысын – яшен-картын, ярлысын-баен, урта хәллесен саф-саф итеп тәравих намазларына җыйды, күп кенә кешеләргә гомерләрендә беренче мәртәбә ураза тотарга, намазга да басуга сәбәпче булды.

Җәнәбел-Хак кылган гыйбадәтләребезне кабул итсен!

Шушы айны йомгаклаучы гает бәйрәмендә укыган догаларыбыз,  биргән фитыр садђкаларыбыз, кылган изгелекләребезне дә Аллаһы Тәгалә кабуллардан кылса иде.

Аллаһы Җәнәбел Хак,  телләребезне йомшаклык, күңелләребезне пакьлек, иманнарыбызны ныклык белән баетсын. Йортларга байлык-муллык, әти-әниләргә сабырлык, балаларга шәфкатьлелек, барчабызга сәламәтлек насыйп итсен! Тәүфыйксызлыкта, динсезлектә йөргән кардәшләргә Аллаһы ярдәме белән хак юлны табарга язсын, балаларыбызга да әлеге юлны өйрәнергә насыйп әйләсен, мохтаҗлар башкаларның ярдәменнән мәхрүм калмасын. Сугыш афәтләреннән, ачлык һәм балалар хәсрәтеннән Раббымыз Үзе сакласын. Илләребезгә, көннәребезгә, газиз Татарстаныбызга, барча галәмгә иминлекләр юлласын. Безнең сөекле Ватаныбызга, бөтен галәмгә сәгадәтен юлласын! Килђсе гаетлђребезне дђ шатланышып, сау-сђламђт хђлдђ, бергђлђшеп каршыларга насыйп булсын!

 

 

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.