русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Мәгълүмат

20.03.2008

Ульяновскиның “Ак калфак” оешмасы гарәп язмасын өйрәнү курслары оештырды

  Ульяновски өлкә татар милли-мәдәни мохтәрияте каршында эшләп килүче “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы тырышлыгы белән гарәп язмасын һәм ислам дине кануннарын өйрәнү буенча курслар оештырылды. Шәһәребезнең Халыклар дуслыгы йортында эшли башлаган әлеге курсларга бүген ике дистәдән артык мөселман кардәшебез йөри. Дәресләрне үткән елда Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлаган мөгаллимә Асия хаҗия Мөлекова алып бара.
- Дини курсларыбыз өч елга исәпләнелгән уку-укыту программасы буенча эшли. Быел шәкертләребез 48 сәгать дәвамында гарәп графикасы нигезендә укырга һәм язарга, шулай ук фикһ, дога хифз, гакыйдә һәм ислам әхлагы фәннәрен өйрәнәчәкләр. Киләсе елларда да аларны шактый кызыклы һәм мавыктыргыч программа көтә - тәҗвид һәм тәфсир кагыйдәләрен, гарәп телен, шәригать кануннарын тирәнтен үзләштерү күздә тотыла, - ди дини курсларның җитәкчесе Асия ханым Мөлекова.
Сокланмый мөмкин түгел: курсларга төрле буын вәкилләре йөриләр. Парта артына утырып әлифне таяктан аерырга өйрәнүчеләр арасында ак яулыклы әбиләр дә, тормыш юлына яңа гына аяк баскан ханымнар һәм туташлар да бар. Хәер, бер ир-ат та дини гыйлем үзләштерү омтылышы белән яши икән. Расыйх әфәнде Хисмәтов курсларыбызга беренче көннән үк йөри башлады, кыска гына вакыт эчендә гарәпчә укырга да өйрәнде, ди А.Мөлекова.
“Ак калфак” оешмасы җитәкчелеге, дини курсларга йөрүче шәкертләр белән берлектә, дин кардәшләребез өчен төрле чаралар да оештыра. Күптән түгел “Татар-мөселман хатын-кызларының җәмгыятьтәге роле” дигән темага “түгәрәк өстәл” үткәрелде. Анда милли хәрәкәт активистлары гүзәл затларыбызны борчыган мәсьәләләр хакында фикер алыштылар. Туган телне, рухи мирасыбызны һәм әхлакый кыйммәтләрне саклап калуда хатын-кызларның роле бәяләп бетергесез, диделәр очрашуда катнашучылар.
Дини курсларда белем алучы шәкертләр шәһәребезнең картлар йортларында тәрбияләнүче татар әби-бабайлары белән дә тыгыз элемтә урнаштырганнар. Аена бер тапкыр дәресләрдән соң ярдәмгә мохтаҗ мөселман кардәшләребез янына юл тотабыз, аларга сәдакаларыбызны тапшырабыз, хәлләрен белешәбез, ди Асия ханым.

                                                                                Ульяновски,“Татар-информ”, Исхак Хәлимов

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.