русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Мәгълүмат

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең Рамазан ае башлану уңаеннан

26.05.2099

Мөхтәрәм мөселман кардәшләр!

Һәрберебез тормышында күптән көтеп алган вакыйга – Изге Рамазан ае башлану, ул - бөтендөнья мөселманнары тарафыннан шатлык һәм шул ук вакытта тетрәнеп каршы алынучы вакыйга да. Бу айда һәрберебез Аллаһы Тәгаләдән гөнаһларыбызны гафу итүне- ярлыкауны сорый, аның рәхим-шәфкатенә өметләнә һәм мөселманнар үзләре дә изгелекләр эшләргә омтыла.

Изге айның мөһим өркәне-баганасы, ул – тәкъвалык. Нәкъ менә шуннан чыгып Аллаһы Тәгалә безнең кылган гамәлләребезне бәяли, ә инде Рамазан аенда аның әҗере, бүләкләве 70 мәртәбәгә артыр. Шуңа да башкарган игелекләр һәм шул ук вакытта кылган гөнаһларның нәтиҗәләре хакында да онытырга ярамый. Исегездә тотыгыз, беребез дә хаталардан хали түгел, әмма ялгышучыларның иң хәерлесе– хаталарын таныган, аңлаган һәм тәүбәгә килгәне.

Татарстан – Россиянең аеруча бер мөһим төбәге. Республикада елдан-ел рухи-әхлакый яңарышның тагын да үсүен-үзгәрүен, үзенчәлекле бер йөз алуын күрәбез: мәчетләр салына, аларга йөрүче яшьләрнең саны артканнан-арта бара, мәдрәсәләр төзелә һәм анда безнең халык дин нигезләрен үзләштерә, белем эсти, эре шәһәрләрдә мөселман инфраструктурасы үсеш ала. Әгәр дә җөмһүриятебездә бердәмлек, тынычлык һәм бар халыклар да дустанә мөнәсәбәттә яшәмәсә, боларның берсен дә тормышка ашыру мөмкин булмас иде.

Безнең республика төрле конфессияләрнең үзара килешеп яшәве белән данлыклы һәм әлеге үрнәк төрле яклап үсеп килүче җәмгыятьне торгызуга йогынты ясамый калмый. Республикада тынычлык һәм иминлек булу – Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең озак еллар дәвамында һәръяклап үлчәнгән һәм акыллы сәясәтенең нәтиҗәсе.

Мөселман дин әһелләренең Россия Президенты Дмитрий Анатольевич Медведев белән очрашуы быел аеруча мөһим вакыйга булды һәм анда мөфтиләр дәүләт башлыгына өмет-ышаныч белдереп, мөселман өммәтен борчыган кичектергесез хәл итәсе мәсьәләләрне дә җиткерә алдылар.

Тормыш сынауларсыз була алмый һәм шуңа ышанабыз ки, Аллаһы Тәгаләнең юллаган сынаулары безне тагын да акыллы һәм нык булырга өйрәтә. Рухи торгынлыктан башка бер кризис та куркыныч түгел. Әгәр дә җәмгыятьтә рухи әхлаксызлык, рәхимсезлек тамыр җәя һәм кеше бу җиргә ни өчен килгәнен аңламау дәрәҗәсенә төшә икән, бернинди дә матди байлык мөһим булмаячак.

Шуңа да Аллаһтан киләчәк изге Рамазан аенда безгә рәхим-шәфкать, аннан ярлыкауны, һәр йортка, һәр гаиләгә, һәркайсыбызга бәхет һәм муллык иңдерүен сорыйбыз. Раббыбыз безнең җәмгыятьне төрле бәла-казалардан, бәхетсезлек һәм ярлылыктан сакласын иде. Аллаһы тынычлык, иминлек һәм сынауларда түземлек насыйп әйләсен.

Хак Тәгалә сезнең изге ниятләрегез, эшләрегез һәм казанышларыгызны зурласын. Әмин.

Госман хәзрәт Исхакый


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.