русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыкны өстәргә

 Яңалыкның темасы  

Халык алдында оят

 Яңалыкның тексты  

13 март көнне Казанда Мөселманнарның Диния Нәзарәтендә Пленум булды. Шушы очрашуда мөфти вазыйфасын утәргә 3 кандидат сайланды. Әлбәттә, моңа каршы чыгучы һәм дә риза булучылар да булды. Күпчелек имам-мөхтәсибләр ризалыкны белдерде . Бу зур эштә хата эшләмәс өчен җәмәгать белән барырга кирәк , җәмәгать белән баручының юлы дөрес булыр, диелә (кайда әйтелгән?).

Кайбер имамнар Татарстанда мөселманнар арасында бүленү бара дип тавыш куптаралар. Мин бу фикер белән тулысынча килешмим. Чөнки җыелышта без имам-мөхтәсибләрнең бердәм булуына шахид булдык. Канәгатьсезлекне бары тик бер-ике кеше белдерде, алар да тиздән безгә кушылырлар дип ышанам.

Бүгенге көндә безгә алдынгы, авторитетлы, мөселманнарны җитәкли ала торган мөфти кирәк. Беренче этап, үсеш этабы мәчетләр төзү иде. Аллага шөкер безнең дә Арча районында 73 мәчет эшләп килә. Хәзер инде шушы Аллаһ йортларында булган эшкә, ягъни имамнарның алып барган эшләренең сыйфатларына күбрәк игътибар бирергә кирәк. Икенче этапка кучергә зарур. Ул – халык белән кубрәк эшләү, аларның рухи мәнфәгатьләрен үтәү.

Кызганычка каршы, бүген имамнарның дәрәҗәләре бик кимеде. Элек мулла дигән кеше авылда иң авторитетлы шәхес иде. Аңа халык бөтен рухи һәм көнкүреш сораулар белән мөрәҗәгать итә иде, хәзрәт кеше аларга ярдям күрсәтә иде. А хәзер нәрсә? Мулла – ул шул мәҗлесләргә йөрүчегә аверелде. Һәм бу бик аяныч хәл. Ул гына түгел. Уз ара бер беребездә гаеп эзләп, сүгеп, пычракка батырып йөрүчеләр пәйда булды – бу әхлаксызлык нәрсәгә китерер? Халык алдында оят. Чөнки талашу башланса, бу шау-шу ике кеше арасында булды дип әйтмәсләр – мөселманнар талашалар, дип әйтәчәкләр. Шуннан соң моны күреп ничек кеше исламга килсен.

Аллаһы Тагалә кешене хайваннан акыл белән аерды. Димәк, кеше булып калыйк, хайван дәрәжәсенә төшмик! Бу дөньядагы бөтен әйбер Аллаһы Тагаләнең бер сынавы, шуңа күрә бүгенге көндә булган хәлләргә без канәгать булырга тиеш. Житәкчеләребезне Аллаһы Тагалә сайлап куя, барысыда аның хөкемендә, безнең тәкъдиребездә билгеләнгән. Шуңа күрә без аларга карата итәгать итергә тиеш, Диния Нәзарәтенә буйсынып, житәкчеләребездән канәгать булуыбызны белдерергә. Ул безнең бөтен мөсельманнар кабул иткән уставта да әйтелгән.

Сез әйтерсез, һәр бер кешенең үз фикере бар, әммә безгә аерым-аерым түгел, ә бергә уйлашып, күпчелек белән, җәмәгать белән карар кабул итергә кирәк. Ә җәмәгатьтән аерылган кешенең «мин фәлән уйлыйм, мин шулай фикерлим», дип әйткән сүзләре хаталы. Без барыбызда Аллаһ Тәгаләгә иман китердек, барыбызда мөсельманнар. Андый шәхесләргә әйтәсе килә: Онытмагыз, бу дөнья уза да китә, Кыямәт көнендә безгә әле җавап бирәсе бар.

Арча районы имам-мөхтәсибе Раиль хәзрәт

 Исем  
 E-mail  


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.